25-29 август көннәрендә Түбән Камада 2002-2003 елгы спортчылар арасында алкалы хоккей буенча халыкара турнир узачак. Турнир Николай Лемаевның тууына 90 ел тулуга багышланган.
Ярышта барлыгы 6 команда: “Нефтехимик” (Түбән Кама), “Esmark Stars” (Питтсбург, АКШ), “Салават Юлаев” (Уфа), “Металлург” (Магнитогорск), “Нефтяник” (Әлмәт) һәм “Авангард” (Омск) командалары катнаша. Америкалылар инде Россия башкаласына килеп җиткәннәр, бүген кич Түбән Камада булачаклар.
Беренче матч - 25 августта. Бу көнне ачылыш тантанасы 18.30 сәгатькә билгеләнгән. 19.00 сәгатьтә "Нефтехимик" һәм "Esmark Stars"командалары арасында уен башлана.
Шул ук көнне бераз алданрак түбәндәге матчлар узачак:
13.15-15.30 сәгатьтә - “Нефтяник" (Әлмәт) – “Авангард" (Омск);
16.00-18.15 сәгатьтә - "Салават Юлаев" (Уфа) - "Металлург" (Магнитогорск).
Уеннарны карау бушлай.

