Рус Тат
28 Июль 2019
16:00 - 18:00
6 көн калды
Түбәнкамалылар юл төзекләндерүчеләр өчен чәй табыны әзерләгәннәр
Җәмгыять
  • 04 Июль 2019 - 07:50
  • Караулар: 50
Түбән Камада ишегалды юлларын төзекләндерүне тәмамлаганнан соң, эшчеләрне җыеп, аларга рәхмәт йөзеннән чәй эчерү кебек матур традиция  барлыкка килде. Бу юлы ачык һавада чәй табынын Төзүчеләр проспектының 50 нче һәм 54 нче йортларында яшәүчеләр әзерләгән.

"Бәлешләр, камыр ашлары пешердек, салатлар, ит ризыклары әзерләдек, - ди оештыручылар. - Микрорайонның хатын-кызлар советы рәисе җыр башкарды. Эшчеләр биредә яшәүчеләрне мактап телгә алды, чөнки алар ремонт эшләрендә ярдәм итте: йорт буенча җаваплы затлар  автомобиль хуҗаларының телефон номерлары картотекасын төзеде, шул рәвешле, аларга шалтыратып, комачау итүче машинаны башка урынга күчерү мөмкинлеге тудырылды, шуңа күрә эш вакытында төгәлләнде".

Эшчеләрне озатканнан соң, микрорайон  халкы агымдагы мәсьәләләр буенча өстәл янында  фикер алышты. Сүз биредәге балалар мәйданчыгын төзекләндерү турында барды.

Билгеле булганча, быел республика программасы кысаларында Түбән Камада 36 ишегалды төзекләндереләчәк. Моның өчен 170 млн сум акча бүлеп бирелгән.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
Соңгы язмалар
Башка яңалыклар