ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбәнкамалылар Новосибирск шәһәрендә үтәчәк Федераль Сабантуйга әзерләнә
Җәмгыять
  • 30 Май 2019 - 08:48
  • Караулар: 376

Билгеле булганча, 2019 елның 9 июнендә  Новосибирск шәһәрендә  Федераль Сабантуй  уза. Түбән Кама районы чараны оештыручыларның берсе буларак, бәйрәмдә  республиканы тәкъдим итәчәк. 

Бүгенге көндә 17 кешедән торган эшче төркем Новосибирск шәһәрендә Сабантуйга әзерлек эшләре белән мәшгуль. Алар бәйрәм кунакларына татар авылының көнкүреше тәкъдим ителәчәк мәйданчыкта эшлиләр: биредә йорт, сарай һәм тегермән төзелә,  тиздән йорт хайваннары китереләчәк.


Туган шәһәребездә дә Федераль Сабантуйга әзерлек эшләре тулы куәтенә бара. Кичләрен Лемаев мәйданында Наил Мосифуллин җитәкчелегендә репетицияләр үтә. Бәйрәмнең сәхнәләштерелгән башлам өлешендә  Түбән Камадан  200 ләп артист катнашачак.  Федераль Сабантуй   Обь елгасы ярында урнашкан паркта узачак. 


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^