Рус Тат
28 Июль 2019
16:00 - 18:00
12 көн калды
Түбән Камада юл һәм урам күрсәткечләрен, элмә такталарны ике телдә язу мәсьәләсе тикшерелде
Җәмгыять
  • 20 Май 2019 - 14:09
  • Караулар: 99
Хакимият йортында  Түбән Камада Татарстан Республикасы  телләре турындагы законны гамәлгә ашыру комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Чакырылган вәкилләр арасында Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты бүлекләре һәм идарәләре җитәкчеләре, «Главтатдортранс» дәүләт казна учреждениесенең эш сыйфаты һәм җитештерү бүлеге әйдәп баручы белгече Руслан Фәрдиев та бар иде.



Утырышта, закон таләпләре нигезендә, шәһәр һәм район территориясендә юл һәм урам күрсәткечләрен, топографик билгеләрне, йорт,  тукталыш павильоннары элмә такталарын ике телдә дөрес итеп рәсмиләштерү һәм тиешле тәртиптә тоту  мәсьәләләре каралды.

Илнар Бәдретдинов билгеләп үткәнчә, бу мәсьәлә буенча ел башыннан муниципаль район территориясендә тикшерү үткәрелгән, аның нәтиҗәләре буенча кайбер торак пунктларда күрсәткечләрнең бер генә телдә, кайбер очракта хаталы язылуы, кайберләренең искереп, гамәлдән чыгуы  ачыкланган.



"Хәзерге вакытта авыл җирлекләрендәге йортларда элмә такталарны тәртипкә китерү буенча эш алып барыла, - дип билгеләп үтте Альфред Нигъмәтҗанов. -  Түбән Кама  муниципаль районы бюджет департаменты белән берлектә бу эшләрне башкару өчен чыгымнар мәсьәләсе хәл ителә". Аның сүзләренә караганда, район территориясендә  авыл җирлекләрендә барлыгы 389 урам бар, шуларның 342 сендә  аншлагларны тиешле тәртипкә китерергә кирәк. Моннан тыш, 42 торак пунктта (гомуми саны – 61) юл күрсәткечләрен алмаштырырга кирәк; күрсәткечләре  алыштырылырга тиешле сулыклар  саны – 21.



Башкарма комитет тарафыннан район территориясендә урнашкан төбәк һәм җирле карамакта булган юллар санына анализ ясалган. Алар картада билгеләнгән, нәтиҗәләр күрсәткәнчә, район аша үтүче юлларның күбесе төбәк карамагында. Муниципалитетның бу трассаларда күрсәткечләр  алыштыру вәкаләтләре юк. Әлеге сорау белән комиссия әгъзалары Руслан Фәрдиевка мөрәҗәгать итте. Ул билгеләп үткәнчә, «Главтатдортранс»  ведомствога кагылышлы барлык йөкләмәләрне үтәячәк.



Утырышта муниципаль районның мәгариф учреждениеләрендә татар телендә чаралар үткәрү планын («юл картасын») тормышка ашыру мәсьәләсе дә  каралды.



Эш нәтиҗәләре белән идарәләр җитәкчеләре урынбасарлары Гөлнара Вәҗиева һәм Айзирәк Рамазанова таныштырдылар. «Юл картасы» нигезендә,  2018 елда район күләмендә  мәктәпкәчә учреждениеләрдә  татар телендә муниципаль һәм төбәк дәрәҗәсендә  -17, гомуми белем бирү учреждениеләрендә 31 чара үткәрелгән, аларда 25 меңнән артык кеше катнашкан.


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*