Владимир Путин бүген Федераль җыенга еллык юллама белән мөрәҗәгать итәчәк. Президент "Манеж" үзәк күргәзмәләр залында чыгыш ясаячак. Чара 12.00 сәгатьтә башлана, аны бөтен ил, шул исәптән Түбән Кама халкы да караячак.
Чарада меңгә якын кунак - Федерация Советы әгъзалары һәм Дәүләт Думасы депутатлары, министрлар, губернаторлар һәм төбәкләрнең закон чыгару җыеннары рәисләре катнашачак. Юлламаны Россия һәм чит илләрнең 900 гә якын журналисты яктыртачак, дип хәбәр итә "Россия 24" телеканалы.
Экспертлар төп темалар арасында социаль өлкә, демография, сәламәтлек саклау һәм милли проектларны тормышка ашыру булачагын фаразлый. Шулай ук тарихи хәтерне саклауга, шул исәптән фашист Германиясен җиңүдә Советлар Союзының роленә аерым игътибар бирелергә мөмкин.
Быел Президент юлламасы трансляциясе федераль телеканалларда гына түгел, башка медиа чараларда да барачак. Әйтик, экран илнең иң биек ноктасы - Эльбрус тавында да куелачак. Шулай ук Президент юлламасын Мәскәүнең эре медиафасадларында һәм башкала метросында күрсәтәчәкләр, дип хәбәр итә 24tm.ru.