Бүген Рөстәм Миңнеханов сәламәтлек саклау учреждениеләренә яңа эш машиналары тапшырды. Түбән Кама туберкулезга каршы диспансерының баш табибы Илдар Камалетдинов та яңа флюоромобиль ачкычы алды.
Машина медикларга Түбән Кама, Зәй һәм Сарман районнары җирлекләрендә яшәүчеләр сәламәтлеген медицина күзәтүе астында тотарга мөмкинлек бирәчәк.
Сентябрь аенда Түбән Кама хастаханәсенә 12 яңа ашыгыч ярдәм автомобиле бирелгән иде. Президент әйтеп узганча, барлык техника уртак акчага - бер өлеше федераль бюджет, бер өлеше республика бюджеты хисабына сатып алынган. "Иң мөһиме - бу эш безнең республика халкы файдасына алып барыла", - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.