ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
23 Март 2020
18:30 - 20:30
59 көн калды
3 Февраль 2020 00:00
4 Декабрь 2019 00:00
9 көн калды
29 Гыйнвар 2020
18:30 - 20:30
5 көн калды
26 Гыйнвар 2020
14:00 - 15:30
2 көн калды
Түбән Кама полиция хезмәткәрләре урамда бер хатын-кызга шприц кадаган ир-атны тоткарлады
Рәсми
  • 25 Октябрь 2019 - 14:18
  • Караулар: 201
Түбән Каманың кизү частенә 32 яшьлек хатын-кыз  билгесез ирне җинаять җаваплылыгына тарту турында гариза белән мөрәҗәгать иткән.

Хатын-кыз тәртип сакчыларына кич белән паркта кызы белән йөрүе турында сөйли. Өйләренә кайтып җиткәндә, алар артыннан бер егет килеп, сөйләшә  башлый. Аннары ир бер кулы белән хатынны кочаклап ала, икенче кулы белән аның аягына   инъекция кадый.  Зыян күрүче кычкыра башлагач, җинаятьче кача.

Экспертизадан соң,  зыян күрүченең канында наркотик матдә - морфин булуы ачыклана.

Полиция хезмәткәрләре әлеге  җинаятьне кылуда шикләнелүче  элек ике тапкыр хөкем ителгән 39 яшьлек кешене тоткарлый. Ир үзенең бу гамәлен аңлатып бирә алмый.

Әлеге факт буенча «Наркотик чаралар, психотроп матдәләр яки аларның аналогларын куллануга омтылыш» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды. Әлеге статьяның санкциясе 10 елга кадәр иректән мәхрүм итүне күздә тота.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*