Әлегә кадәр «ТАНЕКО» АҖ генераль директоры Леонид Алехинның техник ярдәм һәм сыйфат буенча урынбасары булып эшләгән Илшат Сәлахов, пенсия яшенә җитү сәбәпле, 1 июль көнне үз теләге белән эшеннән киткән җитәкчене алыштырды.
Яңа генераль директор үз хезмәт юлын 1997 елда Түбән Кама хастаханәсендә инженер-программист буларак башлый, шуннан соң «Нижнекамскнефтехим»ның фәнни-технология үзәгендә эшли. 2006 елдан Түбән Кама нефть эшкәртү заводында - әйдәп баручы инженер-технолог, соңыннан предприятие «ТАНЕКО» дип үзгәртелә. Шул вакыттан бирле Илшат Сәлахов Россиянең иң заманча производстволарының берсендә хезмәт куя.
Хәзер «ТАНЕКО» компаниясе 20 төргә якын продукция җитештерә: АИ - 92, АИ - 95, АИ - 98, АИ - 100 автомобиль бензиннары, «Евро-5» дизель ягулыгы, ТС-1, ДЖЕТ А-1 авиация керосины, II һәм III төркем база майлары һ. б.
Илшат Сәлахов 2019 елның апреленнән Түбән Кама Иҗтимагый советы әгъзасы булып тора.
Кадрлар арасында тагын бер билгеләнү - «Татнефть-Нефтехим» ИК директоры итеп Гүзәл Хәбетдинова билгеләнде.