ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада: күренекле авыл кешеләре һәм шәһәр халкы мәйданда ук республика бүләкләрен алды
Рәсми
  • 16 Июнь 2019 - 10:00
  • Караулар: 285

Түбән Кама мэры Айдар Метшин һәм ТР Президенты Аппараты җитәкчесенең беренче урынбасары Марат Моратов мәйданда күренекле авыл кешеләрен һәм шәһәр халкын бүләкләү тантанасын җитәкләде.

"Нефтехимик" спорт комплексы директоры Сергей Клипачев Татарстан Республикасының "Фидакарь хезмәт өчен" медаленә, алты бала анасы Дарья Хуҗина – "Ана даны – Материнская слава" медаленә, "Союз-Агро" ҖЧҖ кладовщигы Надежда Андрианова – "Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре" исеменә, Түбән Кама муниципаль районы мәдәният идарәсе башлыгы Гүзәл Мөбарәкшина, Балалар иҗаты үзәге директоры Ульяна Князева һәм "Нардуган" ансамбле директоры Наил Мөсифуллин – Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәт хатына, "Кармалы" агрофирмасы бозау караучысы Елена Казакова һәм "Союз Агро" ҖЧҖ машина йөртүчесе Александр Демидов - ТР Министрлар Кабинеты Рәхмәт хатына лаек булдылар.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^