Бүген район җитәкчелегенең чираттагы дүшәмбе киңәшмәсендә Түбән Кама педагогия көллиятенең яңа директоры - Рамил Шакиров җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителде.
Рамил Шакиров хезмәт юлын Балтач районы Кенә урта мәктәбендә физкультура укытучысы буларак башлый, соңыннан район башкарма комитетында яшьләр эшләре һәм спорт бүлеген җитәкли, соңрак район хакимияте башлыгы урынбасары итеп күчерелә, 2010 елда Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе итеп билгеләнә.
"Рамил Илдус улы - эшкә бирелгән һәм бернигә дә битараф булмаган кеше, үз тәҗрибәсе, осталыгы, мәгарифтә актив эшчәнлеге белән яшь буынның интеллектуаль һәм иҗади потенциалын арттыруга, педагогик өлкә белгечләренең яңа буынын үстерүгә зур тырышлык куяр дип ышанабыз", - диде Эльвира Долотказина.
Әлегә кадәр көллиятне Фәйрүзә Манихова җитәкләде, ул җитәкчелек иткән чорда уку йорты күп кенә югары нәтиҗәләргә иреште.