ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада мөһим социаль объектлар – балалар бакчасы һәм мәктәп ачу тантанасында катнашты
Рәсми
  • 01 Сентябрь 2018 - 11:48
  • Караулар: 664
Бүген, 1 сентябрь, Белем көнендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада ике мөһим социаль объект – «Мы» 95 нче балалар бакчасын һәм «Норма 36» 36 нчы мәктәбен ачу тантанасында катнашты.

Мәктәп шәһәрнең иң яшь микрорайонында (47 микрорайонда) урнашкан. Бу – республика программасы һәм Татарстан Президенты ярдәме белән соңгы 17 ел эчендә ачылган беренче мәгариф учреждениесе.



«Балалар бакчасы һәм мәктәп бу микрорайонда бик кирәкле, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Балалар – безнең киләчәгебез, һәм, әлбәттә, алар яхшы шартларда белем алырга тиеш».

«Мы» балалар бакчасы хәзерге заман технологияләре буенча төзелгән, сенсор бүлмә, галокамера һәм физиотерапия кабинеты белән җиһазландырылган. Төзелешнең гомуми суммасы – 225 миллион сумга якын. Бу акчалар республика бюджетыннан бүлеп бирелгән. Хәзерге заман таләпләренә туры килүче балалар бакчасында 260 бала тәрбияләнәчәк.


«Норма 36» мәктәбендә 1 мең бала белем алачак. Яңа объект базасында 100гә якын белгеч шәхесне үстерү һәм һәркем өчен прогрессив белем алу мөмкинлеген тудырачак.

«Бу безнең өчен, чыннан да, бик мөһим вакыйга – диде Түбән Кама мэры Айдар Метшин. – Бүген безнең укучылар яңа мәктәптә кызыклы һәм гади булмаган белем алу юлына басачаклар». Ул шулай ук яңа мәктәп төзелеше өчен республика җитәкчелегенә рәхмәт әйтте.


Искәртәбез, Белем көнендә Татарстанда тагын 7 яңа мәктәп ачылачак.


Яңа объектларны карап чыкканнан соң Рөстәм Миңнеханов шәһәрнең икенче почмагына – Красный Ключта заманча Мәдәният йорты ачу тантанасына юнәлде.

http://president.tatarstan.ru/tat/
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^