2020 елда «Демография» илкүләм проекты кысаларында Түбән Камада бюджет акчалары хисабына түбәндәге категория гражданнарны эш белән тәэмин итүне саклап калу максатында укыту оештырылган:
- предприятие һәм оешмаларның 50 яшьтән өлкәнрәк булган хезмәткәрләрен, шулай ук пенсия алды яшендәге (50 яшькә җитмәгән) хезмәткәрләрне;
- өч яшькәчә баласы булган, декрет ялындагы хатын-кызларны.
Түбән Кама муниципаль районы предприятиеләре һәм оешмалары укыту өчен субсидия ала алалар яисә хезмәткәрләрен халыкны эш белән тәэмин итү үзәге аша укыталар.
«Бу атнада 36 нчы мәктәпнең алты хезмәткәре «Янгын-техник минимум» программасы буенча, ә 11 нче мәктәпнең өч хезмәткәре «Хезмәтне саклау» программасы буенча укуга җибәрелде. Алган белемнәре һәм осталыклары хезмәткәрләргә киләчәктә мәшгульлекне саклап калырга ярдәм итәчәк», - ди халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Фәрит Гыйльманов.