ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Фәрид Мөхәммәтшин: “Анам теле, атам теле, туган телем буыннан-буынга тапшырылырга тиеш дип саныйм"
Диннәр һәм милләтләр
  • 21 Февраль 2020 - 15:45
  • Караулар: 80

Түбән Камада Халыкара туган тел көнен билгеләп үттеләр. Кичә  татар драма театрында узды.  Бәйрәмнең төп катнашучылары - Түбән Кама милли-мәдәни җәмгыятьләре. Аларның саны  бүгенге көндә -  15. Түбән Кама халкын котларга ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин килде.

“Анам теле, атам теле, туган телем буыннан-буынга тапшырылырга тиеш дип саныйм. Без үз гореф-гадәтләребезне, телебезне сакларга тиеш.  Татар халкы  -талантлы халык. Башка төбәкләргә чыгып кына, без үз республикабызда ни дәрәҗәдә яхшы икәнлеген аңлыйбыз. Чөнки Татарстан - чәчәк атучы республика. Без татар, рус телләрендә иркен сөйләшә алабыз.

Күпләр безнең республика тормышын  күзәтә. Без бит территорияне үстерү өчен, барысын да эшләргә тырышабыз. Дөньякүләм дәрәҗәдәге чаралар уздырабыз, яңа биналар һәм социаль әһәмияткә ия корылмалар төзибез. Хәтта «WorldSkills»та катнашучылар да безнең тормыш сыйфатына соклануларын белдерделәр. Киләчәгебезнең яхшы, якты булуы шатландыра", - диде Фәрид Мөхәммәтшин.

 

“Туган телләрне үстерү өчен булган шартлар һәм мөмкинлекләрне без саклау белән бергә үстерәбез дә.  Соңгы араларда бездә тагын ике милли-мәдәни оешма теркәлде. Шулай итеп, илдә аз санда яшәүче, әмма әһәмиятле халыкларның саны арта бара. Әйе, бездә 150 түгел, ә 50 милләт кенә, әмма бу   -   безнең кешеләр, безнең Түбән Кама халкы», - дип ассызыклады Айдар Метшин.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^