ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Кама мөслимәләренә Роза Кашапованың яңа җыентыгы тәкъдим ителде
Диннәр һәм милләтләр
  • 29 Гыйнвар 2020 - 13:10
  • Караулар: 916

Түбән Кама шәһәре һәм районы мөслимәләре җитәкчесе, мөгаллимә Роза ханым Кашапованың «Соңга калма» дип аталган шигырьләр җыентыгы дөнья күрде. Шушы көннәрдә үзәк мәчеттә мөслимәләр алдында әлеге китапны тәкъдим итү оештырылды.


Роза ханымның әлеге җыентыгы – ислам нигезләре, кеше тормышында диннең әһәмияте турында. Автор сүзләренә караганда, ул үзен беркайчан да шагыйрә дип санамаган, әмма балачактан әйләнә-тирә дөньяны туган телендә рифмаларга салып күзалларга күнеккән.

Китапны тәкъдим итү барышында Роза Кашапова җыентыкны бастырып чыгару тарихы һәм аның эчтәлеге белән таныштырды.


«Кыенлыкларсыз да булмады. Редактор һәм дизайнерларның күп тапкырлар төзәтүләре нәтиҗәсе буларак, җыентыкка исем буларак алынган «Соңга калма» шигыре төшеп калды; ләкин моның белән китап үз кыйммәтен югалтмады, киресенчә, тирән әдәби әсәрләргә хас ниндидер серлелек алды», - диләр чараны оештыручылар.

Китап тәкъдим итү белән бергә бу көнне биредә мөнәҗәтләр әйтелде, Коръәннән сүрәләр укылды, хәдисләр тыңланды.


 


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^