ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
23 Март 2020
18:30 - 20:30
57 көн калды
3 Февраль 2020 00:00
4 Декабрь 2019 00:00
7 көн калды
29 Гыйнвар 2020
18:30 - 20:30
3 көн калды
Түбән Камада дүртенче тапкыр якшәмбе мәктәпләре фестивале үтте
Диннәр һәм милләтләр
  • 14 Гыйнвар 2020 - 14:44
  • Караулар: 30
Түбән Камада дүртенче тапкыр чиркәүләр карамагындагы якшәмбе мәктәпләре фестивале үтте. Бәйрәмгә  күп тамашачылар җыелды, Балалар һәм яшьләр иҗаты сарае залы шыгрым тулы иде.

Балалар һәм өлкәннәр шәһәр халкына игелек һәм мәхәббәт турында кечкенә  өч спектакль күрсәттеләр,  танылган композиторларның рухи темага язылган әсәрләрен башкардылар.



"Катнашучыларның башкару осталыгы камилләшә баруы сөендерә, сез костюмнарны гына карагыз, - ди Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы киңәшчесе Григорий Китанов. - бирсен Ходай, мәктәпләребезнең тагын да киңәю мөмкинлеге булсын иде, владыка Игнатий сәламендә дә әйтелгәнчә, Ходай сүзе һәр гаиләдә яңгырасын".




Хәзерге вакытта  Түбән Камада  Кызыл Чишмә бистәсендә, шәһәр гыйбадәтханәсендә, Олы Афанас авылы мәхәлләсендә һәм «Фактория» сәүдә базасындагы чиркәүдә якшәмбе мәктәпләре эшли. Анда шөгыльләнүче балалар һәм яшүсмерләр дин нигезләрен өйрәнәләр, аралашу күнекмәләрен ныгыталар, кул эшләре һәм театр осталыгы буенча дәресләр алалар, ата-аналар белән берлектә сәяхәтләргә чыгалар.  «Фактория» сәүдә базасындагы Роман Сладкопевец  гыйбадәтханәсендәге мәктәптә  профессиональ педагоглар балаларга вокал дәресләре дә бирәләр.



Атнага бер көн - якшәмбе генә ял итүләренә карамастан, балалар чиркәүгә гыйбадәткә килә, аннары исә дин нигезләре буенча дәресләргә таралыша.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*