Түбән Каманың “Сөләйман” кафесында мөселман хатын-кызлар өчен “Фарыздыр киемең, мөслимә!” дип аталган очрашу узды.
Биредә Яр Чаллы шәһәренең "Habibi" мөселман хатын-кызлар киеме кибете үз киемнәрен тәкъдим итте.

Мондый очрашу Түбән Камада инде беренче тапкыр гына үткәрелми, шуңа күрә кичә югары, заманча дәрәҗәдә узды.
Программаны алып баручы Гөлнара Хөсәенова татар мөселман киеме үзенчәлекләре, милли традицияләр турында сөйләде.

Кичә мөнәҗәтләр әйтү белән үрелеп барды, соңрак чәй табыны янында дәвам итте.
.jpeg)

