7 июльдә 11:00 сәгатьтә шәһәрнең Красный Ключ бистәсе Казан Мәрьям Ана иконасы гыйбадәтханәсе территориясендә "Верую-2019" Стахеевлар фестивале узачак. Ул Түбән Камада икенче тапкыр оештырыла.
Оештыручылар җиткерүенчә, фестивальдә катнашырга Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Кама Аланы, Лаеш һәм Яңа Чишмә районнарыннан, Түбән Камадан коллективлар һәм җырчылар теләк белдергән. Узган ел катнашучыларның гомуми саны 300 кеше тәшкил иткән.
Быел чараны Казан Мәрьям Ана иконасы табылуга 440 ел тулуны бәйрәм итүгә багышланганнар. Тамашачылар өчен керү ирекле.

