Түбән Камада Октябрьнең 50 еллыгы урамында зур бәйрәм оештырыла. Бәйрәм Айдар Метшин тәкъдиме белән башланып киткән «Минем шәһәрем урамнары» муниципаль проекты кысаларында уза. Мәдәни чараны үткәрүгә район Ветераннар советы җитәкчелек итә.
Октябрьнең 50 еллыгы урамына багышланган бәйрәм 24 апрель көнне үтәчәк. Чараны 14:00 сәгатьтә Мәңгелек ут янында тантаналы линейкадан башлау планлаштырыла. Биредә Җиңү монументын төзүчеләр, шулай ук заманында шәһәргә Мамай курганыннан изге ут алып кайтучы түбәнкамалылар чыгыш ясаячак.
Әгәр Түбән Кама шәһәре картасына күз салсак, Октябрьнең 50 еллыгы урамында һәм аның тирәсендә күп кенә тарихи- мәдәни объектлар урнашкан. Бәйрәм көнне нәкъ менә шул урыннарда төрле күңел ачу чаралары оештырылачак.

Әйтик, Халык иҗаты йорты каршындагы мәйданда ветераннар хоры, «Забавушка» һәм «Яшьлек» ансамбльләре, шулай ук яшь башкаручылар концерты узачак. Сәхнәдә Түбән Каманың тарихи урамында яшәүче шәһәрнең мактаулы гражданнары да чыгыш ясаячак.
Лемаев мәйданында территориаль-иҗтимагый үзидарә советы вәкилләре тарафыннан микрорайонның елъязмасы, фотокүргәзмә тәкъдим ителәчәк, «Кудесница» берләшмәсе, «Затейник» ишегалды клубы әгъзалары остаханәсе эшләячәк, балалар арасында рәсем ясау конкурсы узачак, ә баянчылар төрле көйләр сузачак.

Музыка көллияте - Октябрьнең 50 еллыгы урамы гына түгел, бөтен Түбән Каманың данлыклы мәдәни үзәге. Легендар уку йорты үз программасын – вокалчылар, тынлы уен кораллары оркестры чыгышларын тәкъдим итәчәк. Биредә үк балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр чыгышы да көтелә.
Әлбәттә, бәйрәм Муса Җәлил һәйкәле тирәсен дә колачлаячак. Лемаев мәйданы буйлап тезелеп киткән пилоннарда көн дәвамында әлеге урам тарихына кагылышлы мәгълүматлар яктыртылачак.
Сәүдә нокталары эшләячәк, кайнар чәй, камыр ризыклары сатып алу мөмкинлеге дә булачак.
15: 30 сәгатьтә бәйрәмдә катнашучылар Николай Лемаев бюсты янына митингка җыелачак. Шуннан соң «Җәлил» кинотеатрында (ул да урамның аерылгысыз өлеше) совет чорының «Высота» фильмы бушлай күрсәтеләчәк. Фильм заманында химкомбинат төзергә килгән эшчеләр тормышын бәян итә. Фильмга 500 чакыру билетын алдан өләшәчәкләр, ә билетларның күпмедер өлеше бәйрәм вакытында таратылачак.