Татарстанда праймериз үткәрү буенча оештыру комитеты Федерация Советы әгъзасы Олег Морозовтан документлар кабул итте. Сенатор Дәүләт Думасына өстәмә сайлауда катнашырга тели.
"Мин Түбән Кама бер мандатлы округы буенча башлангыч тавыш бирүдә катнашу өчен документларны тапшырдым, - дип аңлатты Олег Морозов. - Округ үз составы буенча бик төрле, күпьяклы, күләмле сәнәгать белән шөгыльләнүчеләрне дә, авылда эшләүчеләрне дә берләштерә".
Хәзерге вакытта Мәскәүдә булучы Олег Морозов барлык кирәкле документларын почта аша җибәргән. "Бердәм Россия" оештыру комитеты әгъзалары конференц-элемтә аша сөйләшеп, аны теркәү турында карар кабул иткән.

Алдан тавыш бирүне уздыру буенча оештыру комитеты рәисе Юрий Камалтынов билгеләп үткәнчә, дөньядагы вазгыять праймериз эшенә үз төзәтмәләрен кертте. Хәзер сайлаучылар белән очрашулар, дебатлар уздыру мөмкинлеге юк, шуңа күрә сайлауда катнашырга ниятләгән депутатлар агитация кампаниясен челтәрдә үткәрәчәк. Моның өчен алар ике ролик яздырып урнаштырырга тиеш булачак, алар бу роликларда төрле мәсьәләләр буенча үз карашларын белдерәчәк.
Мәгълүматларга караганда, бердәм тавыш бирү көнендә, 13 сентябрьдә, Россия Федерациясенең 53 субъектында сайлаулар узачак. Татарстанда Татарстан Президентын сайлау, массакүләм муниципаль сайлаулар, шулай ук бер округ буенча Дәүләт Думасына һәм ТР Дәүләт Советына өстәмә сайлаулар планлаштырылган.