1 декабрь көнне шәһәрнең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә Булачак депутат мәктәбе үз эшен башлады. Мәктәптә белем алырга 18 яшьтән 59 яшькәчә 45 кеше теләк белдерде.

"Без җирле үзидарә принципларын, бюджетның нинди ысул белән формалашуын, муниципаль милекнең нинди булуын һәм аның белән ничек эш йөртергә кирәклеген аңлатырга телибез, - диде очрашуда Эльвира Долотказина. - Мәктәпнең эшен башлап җибәрер алдыннан, без онлайн-анкеталаштыру уздырдык, һәм катнашучыларның, чыннан да, омтылышын күрдек, шәһәрдә нәрсәнедер яхшы якка үзгәртергә теләк бар. Бу идеяләрне үстерергә кирәк. Теләүчеләр саны 40 тан артык булса да, депутат мандаты -26. Һәркем дә эләкмәячәге аңлашыла, ләкин без теләсә кайсы очракта да халыкның бу актив өлеше белән эшләячәкбез".

Курс барышында катнашучылар өчен мастер-класслар һәм семинарлар оештырылачак, алар бюджетны формалаштыру принциплары, идарә ысуллары, эшчәнлек үзенчәлекләре белән танышачак.