2 июль көнне Түбән Кама күпфункцияле үзәгендә гражданнарга хокукый ярдәм күрсәтү көне узачак. Кабул итү алимент түләүдән качып йөрүчеләрне ачыклау, мондый хәлгә тарыган гаиләләргә ярдәм күрсәтү йөзеннән оештырыла.
Кабул итү 14:00 сәгатьтә башлана. Адрес: Мәктәп бульвары, 2а.
Алдан язылып кую өчен телефон: 8(8555) 42-46-63.
Паспортыгыз яисә шәхесегезне раслаучы башка документыгыз булу мөһим.

