Түбән Камада бер йортта яшәүчеләр балалар мәйданчыгын монтажлаучы эшчеләр өчен өстәл әзерләделәр. «Күптән көттек, бик шат, егет - кызларга рәхмәт белдерәсебез килә», - ди кунакчыл халык.
Нәтиҗәдә, чәйне бөтен ишегалды белән эчтеләр - халыкның күпчелеге эштә, әлбәттә, ләкин балалар белән пенсионерлар эш барышын тикшерде һәм инде урнаштырылган объектларны сынады. Узган ел Мәктәп бульвары, 3а йортында асфальт өслеген алыштырдылар, чүп-чарны аерым җыю пункты өчен веранда куйдылар, ә быел тау һәм таганлы агач комплекс, шулай ук спорт стенкасы һәм таш түшәлгән юллар барлыкка килде. Тиздән футбол уйнар өчен кечкенә генә кыр җиһазландырылачак.
«Бу ишегалдында 1992 елдан бирле яшим, - ди пенсионер Наилә Җиһангирова. - Без озак көттек, балалар мәйданчыгы булмады. Хәзер барысын да төзекләндерделәр, бик уңайлы». Уен зонасын төзү турындагы үтенечләрен йортта яшәүчеләр узган ел Айдар Метшинга шәһәр башлыгы территорияләрне карап йөргәндә тапшырдылар. Шул вакыттан бирле төзекләндерү эшләре, Түбән Каманың башка күп кенә ишегалларындагы кебек үк, этаплап башкарыла.