Рус Тат
28 Июль 2019
16:00 - 18:00
6 көн калды
Түбәнкамалыларны Бакый Урманче урамын төзекләндерүгә багышланган сораштыруда катнашырга чакыралар
Иҗтимагый киңлекләр
  • 09 Июль 2019 - 12:13
  • Караулар: 39
Мәгълүм булганча, Түбән Камада Бакый Урманче урамы төзекләндереләчәк. Төп эшләрдән тыш, биредә җәяүлеләр һәм  велосипедчылар өчен махсус юллар булдыру, яктырту һәм видеокүзәтү баганалары, архитектура  формалары урнаштыру һәм территорияне яшелләндерү планлаштырыла. 



Урамда җиде ял итү зонасы, аларның һәркайсында  берничә пилон булачак. Мәгълүмати экраннарда  республикада сынлы сәнгать тарихы һәм аның бүгенгесе,  рәсем сәнгате, графика, скульптура һәм декоратив-гамәли иҗат турында белешмә тәкъдим ителәчәк. Ял итү зоналарында  төсле түбәле ышыклану урыннары да булдырылачак.



Түбәнкамалылар урамның макеты белән танышып, бу мәсьәлә буенча сораштыруда катнаша алалар. Сораштыру 12 июльдә төгәлләнә. 
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
Соңгы язмалар
Башка яңалыклар