ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада Октябрьнең 50 еллыгы урамына багышланган зур бәйрәм оештырылды
Иҗтимагый киңлекләр
  • 25 Апрель 2019 - 09:30
  • Караулар: 391
Шәһәрнең әлеге урамы истәлекле урыннары белән дан тота: биредә шәһәргә нигез салучы Николай Лемаев исеме белән аталган мәйдан, Мәңгелек ут,  мемориаль комплекс, Муса Җәлил һәйкәле, музыка көллияте һәм Халык иҗаты йорты, «Җәлил» кинотеатры һ. б. биналар урнашкан.

Бәйрәм Мәңгелек ут янында тантаналы линейкадан башланды. Биредә Җиңү монументын төзүчеләр, шулай ук заманында  шәһәргә Мамай курганыннан изге ут алып кайтучы түбәнкамалылар  чыгыш ясады, һәйкәлгә чәчәкләр салынды. Тантанада төрле буын түбәнкамалылар катнашты.

Урамның һәр почмагында бәйрәм рухы хөкем сөрде: биредә иҗат коллективлары катнашында концерт, бәйге-ярышлар оештырылды, остаханәләр эшләде. Бәйрәм ахырында  «Җәлил» кинотеатрында совет чорының  «Высота» фильмы  күрсәтелде.

Бәйрәм   Айдар Метшин тәкъдиме  белән башланып киткән «Минем шәһәрем урамнары» муниципаль проекты кысаларында  узды.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^