Авыр икътисадый хәлгә карамастан, Түбән Камада бизнес-проектларны гамәлгә ашыру дәвам итә. Бу хакта эшлекле киңәшмәдә Радмир Беляев сөйләде.
Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары сүзләренә караганда, «Рамус Молл» сәүдә үзәге, «Скайлюкс» кунакханә комплексы, «Х-fit» фитнес үзәге, Түбән Кама термалары һ.б. төзү эшләре бара.
«Түбән Кама» сәнәгать паркының ун резиденты да үз төзелешләрен дәвам итә. Июнь аенда монда кәгазь төргәкләр әзерләүче «Акватар» ҖЧҖ заводы ачылачак. Быел сәнәгать паркын тагын 15 гектарга киңәйтергә планлаштыралар, аларны биш резидентка арендага бирәчәкләр. «Шулай ук «Умные машины» суыткычларын җитештерү буенча масштаблы инвестицион эшне проектлау бара, ул 1300 яңа эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк» , - дип белдерде Радмир Беляев.
«Пионер» индустриаль паркында тиздән көнкүреш техникасы өчен пыяла җитештерүне башлап җибәрәчәкләр.