ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Тыл хезмәтчәннәре юбилейларын каршылый
Шәһәрдәш
  • 15 Май 2020 - 20:49
  • Караулар: 258
Бүген Түбән Камада ике тыл хезмәтчәне үзләренең юбилейларын каршылый. Аларның икесенә дә 90шар  яшь тулды.

Клавдия Яковлевна Минзәләдә туа. Сугыш елларында Минзәлә тегү фабрикасында ярдәмче булып эшли. Ул «Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләнгән.  1949 елда кияүгә чыга. Ире Константин Семенович Бөек Ватан сугышында катнашкан. Алар Рус Акташы бистәсендә яшиләр,бергәләп һөнәри училищеда эшлиләр. Ире укытучы була, Клавдия Яковлевна пенсиягә кадәр тәрбияче булып эшли. Тормыш иптәше белән өч кыз үстергәннәр,  6 онык һәм 3 оныкчыклары бар. 2018 елда ул Түбән Камага балалары янына күченә.



Серафима Егоровна Октябрь (Нурлат) районының Иске Әлмәт авылында туа. Сугыш башлангач,  колхозда эшли. Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь  хезмәте өчен медаль белән бүләкләнә.

Сугыштан соң Иске Әлмәт хастаханәсендә шәфкать туташы булып эшли, кияүгә чыга. Ире Владимир Сергеевич белән 54 ел бергә гомер иткәннәр, өч бала  үстергәннәр.

1983 елда Серафима Егоровна Түбән Камага күчеп килә, 15 елдан артык балалар хастаханәсендә санитарка булып эшли. Хезмәт ветераны.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^