ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада яшәүче Мәгъсүмҗан Әхмәтҗановка 90 яшь тулды
Шәһәрдәш
  • 08 Май 2020 - 13:05
  • Караулар: 125
Түбән Камада яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Мәгъсүмҗан Әхмәтҗановка 90 яшь тулды.

Мәгъсүмҗан Әхмәтҗанов Түбән Кама (элеккеге Ширәмәт) районының Кызыл Чапчак авылында туа.

Сугыш елларында һәм сугыштан соңгы авыр елларда колхозда төрле эштә эшли. Бөек Ватан сугышы чорында фидакарь хезмәте өчен медаль белән бүләкләнә. Пенсиягә чыкканчы, ул "Октябрь бүләге" совхозында эшли.

Армиядә хезмәт иткәннән соң, туган авылына кайтып гаилә кора. Тормыш иптәше Нәкыя Юныс кызы белән 65 ел бергә яшиләр, алар 4 бала үстергәннәр, 9 онык һәм 11 оныкчыклары бар.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^