Түбәнкамалы Фәния Фәррахетдинова үзенең 90 яшьлеген каршылый. Аны котларга туганнары һәм якыннары янәшәсенә хакимият, социаль хезмәт вәкилләре дә килде.
Ул Актаныш районының Адай авылында туа. Сугыш елларында туган авылында көтүче булып эшли. Түбән Камада торак-коммуналь хуҗалык тармагында хезмәт куя. Фәния апа «Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәт өчен» медале һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән. Ире белән бергә ике ул һәм өч кыз үстергәннәр, 8 оныгы бар, аларның да инде 14 баласы туган.