Бүген легендар якташыбыз Илдус Садыйковның тууына 87 ел тула. Ул алтмышынчы еллар азагыннан сиксәненче еллар башына кадәр партиянең Түбән Кама шәһәр комитеты беренче секретаре булып эшли (аннары ТАССР Министрлар Советы рәисе итеп билгеләнә).

Илдус Харис улы Түбән Кама сәнәгать комплексы һәм шәһәр төзелешенә әйтеп бетергесез зур өлеш кертте. Ул эшләгән чорда елына күп кенә торак пунктлар сафка басты, мәктәпләр, балалар бакчалары төзелде. Моннан тыш, аның җитәкчелеге белән химия-технология институты, политехника һәм нефть -химия көллиятләре, медицина һәм музыка училищесы, һөнәри лицейлар, балалар иҗат үзәкләре һәм башка күп кенә объектлар калкып чыкты.
.jpg)

Фидакарь хезмәте өчен Илдус Харис улы Садыйков Октябрь Инкыйлабы ордены, ике тапкыр Хезмәт Кызыл Байрагы ордены һәм медальләр белән бүләкләнде. 4 тапкыр ТАССР Югары Советына депутат, 2 тапкыр РСФСР Югары Советына депутат итеп сайланды. Аңа “Түбән Кама шәһәренең Мактаулы гражданины” исеме бирелде.
.jpg)