Түбән Камада яшәүче Жанна Сабитовага 90 яшь тулды. Аны гомер бәйрәме белән котларга туганнары һәм якыннары янәшәсенә хакимият, социаль хезмәтләр вәкилләре дә килде.
Сугыш башланганда, Жанна Сабитовага 12 яшь була. Алар гаиләдә дүрт бала үсәләр. Әтиләрен фронтка алалар һәм ул аннан кире әйләнеп кайтмый. Гаиләдә өлкән бала буларак, әнисенә ярдәм итү, үзеннән кечерәк эне-сеңелләрен үлем тырнагыннан саклап калу Жанна апа җилкәсенә төшә. Алтынчы сыйныфтан ук инде ул һәр җәйне башка балалар белән бергә колхоз кырында эшли.
Сугыш афәтенең бар авырлыгын үз җилкәсендә кичергән Жанна Гаффар кызы бүгенге яшьләрне өлкән буын батырлыгын онытмаска, тырыш булырга, эш сөяргә чакыра.