Түбән Кама ГХАТ идарәсе җитәкчесе Бэлла Махотина үзенең Инстаграм битендә никахлашу сараена багышланган яңа рубрика башлап җибәргән. «Лови лайфхак в ЗАГСе» дип аталган әлеге рубриканың беренче санында ул Тантаналар залы турында сөйли.
Бэлла Махотина әйтеп узганча, никахлашу сараеның төп залы 50 урынга исәпләнгән, шуңа күрә яшь парларга бу тантанага кемнәрне чакырачакларын алдан ук билгеләп кую мәслихәт. Шулай ук туй көнендә вакытны тигез бүлү турында да уйларга кирәк, шул очракта барысына да өлгереп булачак.