Түбән Каманың "Веста" үзәге социаль эш буенча белгече Анастасия Ильина биредә социаль хезмәт алучы йөкле хатын-кызлар өчен "Бишек җырлары" дигән дәрес үткәргән.
Дәрес барышында белгеч катнашучыларга бишек җырларының әһәмияте, әмма бүгенге көндә әкренләп онытыла баруы турында сөйләгән. Җырның яшь балага уңай тәэсире галимнәр тарафыннан да раланган. Бишек җырлары балада ышаныч, бәладән саклану хисе уята, наз, күңел күтәренкелеге, тынычлану китерә, борчуларны юкка чыгара.
Әмма замана әниләре бишек җырларын бик сирәк җырлый. Шуңа күрә белгеч дәрестә катнашучыларга бу мәсьәләгә игътибар итәргә, бишек җырларын ешрак тыңларга һәм сабыйлары белән аралашырга киңәш иткән.
Дәрес ахырында йөкле хатын-кызлар бишек җырлары тыңлаганнар һәм аларны өйрәнергә, сабыйларына җырларга кирәк дигән фикергә килгәннәр.

