Түбән Камада ел башыннан 527 никах теркәлгән. Беренче кат өйләнешүчеләр һәм кабат гаилә коручылар саны тигезләшә язган, икенчеләре нибары 23 никахка калыша.
Аерылышучылар арасында кабат элеккеге тормыш иптәше белән никахлашучылар саны - 54 (27 пар). Балигъ булмаган балалар арасында да гаилә коручылар бар, әлегә - ике пар. Иң яшь кәләшкә -16, ә кияүгә – 18 яшь. Иң өлкән кәләш – 64, кияү – 71 яшьтә.
Түбән Камада 6 ай эчендә чит ил кешеләре белән 15 никах теркәлгән: нигездә, Таҗикстан, Үзбәкстан, Азәрбайҗан, Украина, Казахстан, Беларусь гражданнары белән, һәм 1 никах - пакъстанлы белән.
Тантаналы вакыйгага түбәнкамалылар ныклап әзерләнә һәм теркәлү вакытын алдан сайлап алалар. 19 июль (19.07.19) һәм 19 сентябрь (19.09.19) кебек "матур" даталарга инде 35 гариза, шулай ук 19 октябрьгә (19.10.19) 2 гариза бирелгән.