ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбәнкамалылар шәһәрнең Химиклар проспектын яңарту буенча фикер алышты
Айдар Метшин
  • 22 Гыйнвар 2020 - 14:40
  • Караулар: 249
Түбән Камада төзекләндерү һәм ремонт эшләрен үткәрүгә кагылышлы мәсьәләләр буенча җәмәгать тыңлаулары башланды.

Беренчеләрдән булып, шәһәрнең  Химиклар проспектын реконструкцияләү мәсьәләсе тикшерелде, дип хәбәр итә НТР.  Җәмәгать тыңлавында Түбән Кама мэры Айдар Метшин, архитекторлар, җирле үзидарә советы вәкилләре һәм шәһәр микрорайоннары активистлары катнашты. 

Реконструкция 2020 елга билгеләнгән. Проспектның  Бакый Урманче урамы киселешеннән башлап,  Җиңүнең 30 еллыгы урамына кадәрге өлеше яңартылачак. Юлның икенче ягында «Җәлил» кинотеатрыннан Төзүчеләр проспектына кадәрге ара да заманча төс алачак.  Җиңүнең 30 еллыгы урамы киселешеннән соң,  тротуарның так ягы тулысынча төзекләндереләчәк.



Проект буенча фикер алышуда катнашучылар алты төркемгә бүленеп эшләделәр, аларның һәркайсы булачак проектны үз күзаллавында тәкъдим итте. Утырыш сәгать ярым барды.

Шәһәр халкы төнлә территорияне яктырту, юл полотносын яхшырту, машина кую урыннары  булдыруны сорады. Моннан тыш, Түбән Кама – химиклар шәһәре, шуңа күрә алар хөрмәтенә аталган урам аерылып торырга тиешлеген ассызыклап, махсус символ куелырга тиешлеге турында да тәкъдим кертелде. Шулай ук Бакый Урманче белән кисешкән урында кечкенә сквер ясау фикере дә әйтелде. Шәһәр халкы яңартылган территориядә  заманча тукталыш павильоннары кую мәсьәләсен дә күтәрде.

Тулаем алганда, муниципаль районда 2020 елда сигез проектны гамәлгә ашыру планлаштырыла. Бүген  Кайманов урамын реконструкцияләү буенча җәмәгать тыңлавы үтәчәк. Җомга көнне – Кызыл Чишмә бистәсендә (экопарк ачуга кагылышлы) һәм Сухрау авылында да шундый ук тыңлаулар  оештырыла.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^