Айдар Метшин Бакый Урманче урамының җөп ягын реконструкцияләү нәтиҗәләре белән танышты.
Төзекләндерү эшләре «Минем шәһәрем урамнары» муниципаль проекты һәм «Уңайлы шәһәр тирәлеген формалаштыру» федераль программасы кысаларында башкарыла. Бу максатларга 57 млн сум бүлеп бирелгән.

Хәзерге вакытта эшләр 90% ка башкарылган. Ремонт барышында урамны яктырту мәсьәләсенә аерым игътибар бирелгән. Моннан тыш, машина кую урыннары булдыру, физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен уңайлы мохит булдыру эшләре башкарылган. Тиздән биредә кече архитектура формалары, уңайлы эскәмияләр, шулай ук арт-объектлар һәм мәгълүмати стендлар да куелачак. Торак йортларның берсендә рәссам һәм скульптор Бакый Урманченың граффити стилендәге портреты ясалган.

Айдар Метшин куркынычсызлык мәсьәләсенә аерым игътибар бирергә кушты, җәяүлеләр өчен өстәмә юл аркылы чыгу урыннары һәм коймалар кую кирәклегенә басым ясады. Шулай ук урамны яшелләндерү буенча да берничә йөкләмә бирелде.

Бакый Урманче - күренекле сынчы, рәссам, график. Татарстан Республикасы, Россия Федерациясе халык рәссамы, Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты. Ул - татар профессиональ сынлы сәнгатенең чишмә башында торучыларның берсе. Бу урамда аның исемен йөртүче гимназия урнашкан, шәһәрнең үзәк мәчете дә әлеге урамда.