ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Каманың "Балкыш" приютында балаларны әдәп кагыйдәләренә өйрәтүгә зур игътибар бирелә
Балалар
  • 29 Август 2019 - 16:44
  • Караулар: 370

Түбән Каманың «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр  социаль приютында тәрбияләнүчеләрне көндәлек тормышта үзара аралашуга өйрәтүгә нык игътибар бирелә. 

Кече яшьтәге балаларның уен формасында белем алуы беркемгә дә сер түгел. Ә этикет кагыйдәләрен өйрәнергә балаларга сюжетлы уеннар мөмкинлек бирә. Мондый дәресләрне мәктәпкәчә яшьтәге балалар бик ярата. Шушы көннәрдә нәниләр «Безгә кунаклар килде» дигән сюжетлы-рольле уен уйнадылар һәм өстәл әзерләргә өйрәнделәр.

«Әлеге уен балаларда пөхтәлек, чисталык, кунак белән аралашу һәм үз-үзеңне тоту күнекмәләрен формалаштыра, сөйкемлелек, кайгыртучанлык тәрбияли», – ди тәрбияче Марина Николаева.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^