"Әни+бәби" клубы кысаларында Түбән Каманың “Веста” үзәге хезмәт инструкторы Гүзәл Галиуллина “Төсләрне өйрәнәбез: зәңгәр, кызыл, сары" дигән темага дәрес үткәрде. Дәрес балаларны төсләрне аерырга өйрәтү, ана һәм бала арасында конструктив хезмәттәшлек күнекмәләрен формалаштыруга багышланды.
Балалар төсләр белән танышу өчен төрле кызыклы биремнәр үтәделәр: пластик шешәләрнең бөкесеннән чәчәк түтәлләрен җыйдылар, бауга кыстыргычлар ярдәмендә яулыклар элделәр. Дәреснең иҗади өлешендә төрле төстәге тозлы камырдан фигуралар ясадылар.
Дәрес ахырында ата-аналарга балалар белән өй шартларында төсләрне өйрәнү буенча киңәшләр бирелде.

