ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
13 Май 2020
18:30 - 20:30
37 көн калды
Түбән Камада ТАССРның 100 еллыгына багышланган фотоакция игълан ителә
Бәйгеләр
  • 19 Март 2020 - 15:45
  • Караулар: 60
Түбән Кама архивы  ТАССРның 100 еллыгына багышланган «Татарстан тормышыннан бер көн» фотоакциясен игълан итә.

Конкурста профессиональ фотографлар да, һәвәскәрләр дә катнаша ала. Катнашу бушлай. Конкурс читтән торып үткәрелә. Жюри бары тик 27 майда - ТАССР оешу турында декрет игълан ителгән көнне генә эшләнгән эшләрне караячак.

Катнашу өчен гаризалар 1 апрельгә кадәр кабул ителә. Тулырак мәгълүмат белән нигезләмәдә танышырга мөмкин.

Фотоакциядә җиңүчеләр кыйммәтле призлар белән бүләкләнә:

I урын - планшет,
II урын - смартфон,
III урын - электрон китап.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*