ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбәнкамалыларны “Безнең ишегалды – игелекле күршелек биләмәсе” акциясенә кушылырга чакыралар
Бәйгеләр
  • 05 Август 2019 - 12:41
  • Караулар: 172

Акциянең максаты - Татарстан территориясендә ишегалларын төзекләндерү һәм яңарту мәсьәләләре турында фикер алышуга иҗади якын килүне оештыру.

Акция кысаларында Татарстанда яшәүчеләр өчен иҗади, спорт һәм интерактив чаралар үткәрү тәкъдим ителә. Моннан тыш, иҗади эшләр бәйгесе дә игълан ителә. Бәйге өч номинациядә үтә:

1.   Рәсемнәр конкурсы. Әлеге эшләрдә заманча ишегалдын чагылдырырга яки үз ишегалдыңны ничек күзаллавыңны сурәтләргә кирәк;

2.   Фоторәсемнәр конкурсы. Ишегалды күренешен, биредә яшәүче кешеләр, күршеләрнең фотосурәтләрен һ.б. тәкъдим итәргә мөмкин.

3.   Видеоязмалар конкурсы. Ишегалдыгыздагы мәдәни яки спорт чаралары, биредә яшәүче танылган кеше һ.б. турында видеоязма тәкъдим итү сорала.

Конкурс агымдагы елның 1 августыннан 1 сентябренә кадәр үткәрелә. Иҗади эшләрне акциянең электрон почтасына җибәрергә кирәк: nachdvor.rt@yandex.ru

Белешү өчен телефон: 8 (843) 205-58-09.

 

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^