Түбән Камада янгын сүндерүчеләр арасында Сергей Хилков истәлегенә республика ярышлары узды. Нефтехимиклар шәһәренә һәрберсе унике кешелек алты команда килде.

Кызлар арасында урта яшьтәгеләр төркемендә федераль янгынга каршы хезмәтнең Түбән Кама беренче отрядыннан Милана Юртаева аерылып торды. Ул каршылыклары булган йөз метрлы полосаны 17,97 секундта үтте. Баскычтан менү буенча беренче урынга түбәнкамалы Татьяна Пиунова иреште (7,62 секунд). Ир-егетләр арасында бу төр ярышта Казан катнашучысы җиңүче булды.

Командалар арасында урыннар түбәндәгечә билгеләнде:
1 нче урын – КФК-1 (Түбән Кама).
2 нче урын – КФК-5 (Казан).
3 нче урын – КФК-7 (Казан).