Рус Тат
4 Октябрь 2019 18:00
5 Октябрь 2019 18:00
46 көн калды
Түбән Кама архивы республика күләмендә берьюлы ике конкурста җиңүче булды
Бәйгеләр
  • 01 Февраль 2019 - 14:24
  • Караулар: 155
Казанда Татарстан Республикасы Архив эше буенча дәүләт комитеты коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узды. Анда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Айдар Метшинга узган елгы конкурс нәтиҗәләре буенча грантларга ике сертификат тапшырды. 

Билгеле булганча, узган ел Түбән Кама архивы «Заманча архив – цифрлы архив» һәм «Яшь архивчы мәктәбе»  проектларын тәкъдим итеп,  республика конкурсында җиңүче булды.Беренче номинациядә төп приз - гомуми суммасы 205000 сум тәшкил иткән күргәзмә стендлары, видеопроектор комплекты, ноутбук, экран, аксессуарлар, икенчесендә  - 480 000 сумлык сканерлау автоном комплексы комплекты һәм аңа аксессуарлар.

Конкурста Татарстанның 31 архивы катнашкан. 
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*