ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Бүген Айдар Метшин Стэнли кубогы иясе Михаил Сергачев белән очрашты
Спорт
  • 14 Октябрь 2020 - 13:50
  • Караулар: 123
Айдар Метшин бүген Михаил Сергачев белән очрашты. Түбән Кама мэры Стэнли кубогы иясе белән аралашты, ә саубуллашканда хоккейчыга "Түбән Кама" дип язылган свитер һәм шәһәр күренешләре төшерелгән фотоальбом бүләк итте.

Исегезгә төшерик, Түбән Камада туган 22 яшьлек егет  29 сентябрьдә Стэнли кубогына ия булган беренче татарстанлы булды. 

 Михаилның буе -   190 сантиметр, ә авырлыгы 100 килога тарта.  Сергачевның беренче тренеры - «Нефтехимик» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә эшләгән Андрей Жаренков.

"Бу  - бик зур талант, - ди тренер. -  Аның потенциалы, һичшиксез, бар. Плей-оффта аның барлык матчларын да карый алмадым, әмма мин күргәннең барысы да миңа ошады".


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*