ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада мөселман яшьләр арасында футбол турниры узды
Спорт
  • 22 Сентябрь 2020 - 10:48
  • Караулар: 108
Түбән Камада мөселман яшьләр арасында футбол буенча традицион турнир узды.

Быел турнирда 13 команда катнашты. Чара 2002 елдан бирле үткәрелә һәм бүген бер командада -   әтиләр, икенчесендә -  аларның  балалары уйный.



"Дуслыкны ныгыту һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау -  ярышның максаты шундый һәм бу максатка ирешелде, әмма спорт  - спорт инде, 37 нче  мәктәпнең футбол кырында үзган уенда иң көчле команда билгеләнде. Көндәшлекле көрәштә, зур тырышлык белән, 18 ел буе уйнаучы иң өлкән команда – Фатх командасы җиңүче булды", - диләр оештыручылар.



Бу команданың күп кенә футболчылары Казанда  яши. Алар башкаладан элеккеге дуслары белән очрашып, футбол уйнау өчен махсус килгән.

Гадәттәгечә, уеннан соң һәвәскәр спортчылар кайнар пылаудан да авыз итте.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*