ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Олимпия чемпионнары Түбән Кама балалары белән дәресләр үткәрде
Спорт
  • 11 Сентябрь 2020 - 13:35
  • Караулар: 120
Түбән Камада «Олимпия патруле» булып китте. Проект кысаларында шәһәргә су полосы буенча ике тапкыр Олимпия уеннары призерлары Ирек Зиннуров һәм Марат Закиров, фигуралы шуу буенча олимпия чемпионы Екатерина Боброва, җиңел атлетика буенча олимпия чемпионы Ирина Привалова һәм бокс буенча дөнья чемпионы Глеб Бакши килде.

Здорово живёшь: нижнекамские дети потренировались под руководством олимпийских чемпионов

Проектта шәһәрнең балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр катнашты. Ачылу тантанасыннан соң, «Нефтехимик» стадионында Олимпия дәресе узды, анда катнашучылар һәм Олимпия чемпионнары үзара аралаштылар. Һәр спортчыга төрле сораулар бирделәр: балаларны тренировкалар графигы һәм процессы, спортчыларның буш вакытларын ничек уздырулары, ярышлар алдыннан нинди китаплар укулары һәм дулкынлануларын ничек кичерүләре, үзеңне җиңүгә ничек этәрү белән кызыксындылар.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*