ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Исем уйлап табылган: тиздән Түбән Камада «Чулман Арена» футбол манежын ачачаклар
Спорт
  • 24 Июль 2020 - 14:56
  • Караулар: 87

«Нефтехимик» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә ябык футбол манежына исем табылды. Тавыш бирү берьюлы берничә шәһәр пабликында узды, нәтиҗәдә, «Чулман Арена» варианты иң яхшысы дип танылды.

Ул 420 тавыш белән җиңде, икенче урында - "Победа" исеме (362 тавыш).

"Чулман" - безнең шәһәр яныннан ага торган Кама елгасы исеменең борынгы варианты. Ә мондый манежлар Казанда һәм Яр Чаллыда төзелә. Бу кечкенә туп тибәргә яратучыларга ТАССРның 100 еллыгына бүләк.

Түбән Камада манеж нигезенә беренче ташны 2019 елның декабрендә салдылар, һәм менә объект спорт мәктәбе территориясендә калкып чыкты. Манежның мәйданы 5,5 мең квадрат метрдан артып китә, кырның үлчәмнәре – 90 һәм 45 метр.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
('__utmr_cache','cut_',mktime(0,0,0,1,1,2020));?>