ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Камада сәламәт яшәү рәвеше алып баручылар саны ун ел эчендә ике тапкыр арткан
Спорт
  • 30 Март 2020 - 16:37
  • Караулар: 76
Бүген эшлекле киңәшмәдә Александр Клипачев Түбән Камада физкультура һәм спорт белән даими шөгыльләнүчеләр саны ун ел эчендә ике тапкыр артуы турында җиткерде.

Физкультура һәм спорт идарәсе башлыгы уңышларны төрле дәрәҗәдәге программаларның тормышка ашырылуы белән бәйли. Бу чаралар шулай ук физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүчеләр санын 2010 елда 22 проценттан 2019 елда 48 процентка кадәр арттырырга мөмкинлек бирде.

Рөстәм Миңнехановның 100 программасы һәм проекты кысаларында Түбән Камада күп кенә спорт объектлары төзелде. Аның ярдәмендә «Ярыш» комплексы, «Кояшлы алан» паркы, 40тан артык уңайлы  спорт мәйданчыгы, мини-футбол өчен 22 кыр, Кама Аланында  «Аквамарин» ябык бассейны һәм башка объектлар ачылды.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*