ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Чаңгычылар «Түбән Кама утызлыгы»н йөгерде
Спорт
  • 01 Март 2026 - 17:48
  • Караулар: 53

Түбән Камада шәһәрнең 60 еллыгына багышланган 40 нчы традицион «Түбән Кама утызлыгы» чаңгы марафоны узды. Стартка Түбән Камадан һәм якын-тирә шәһәрләрдән 250 дән артык спортчы чыкты. Катнашучылар 5, 10, 20 һәм 30 км дистанцияләрне үттеләр, тамашачыларга якты хисләр һәм спорт бердәмлеге атмосферасын бүләк иттеләр. 

Лыжники пробежали «Нижнекамскую тридцатку»

Катнашучыларга сәламләү сүзе белән ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Рамил Хәйруллин мөрәҗәгать итте. «Барыгызга да чаңгы юлында җиңеллек телим! Чаңгы юлы - ул бәхет, энергия һәм көч. Арагызда ветераннарның күп булуы сөендерә. Барыгызга да уңышлы узыш!» -  дип билгеләде ул. 

Лыжники пробежали «Нижнекамскую тридцатку»

Һәр категориядә иң көчле чаңгычылар билгеләнде, аларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^