ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Түбән Кама боксчылары ТР чемпионатында җиңү яулады
Спорт
  • 26 Гыйнвар 2026 - 17:15
  • Караулар: 191

Түбән Кама спортчылары Яр Чаллыда бокс буенча Татарстан Республикасы чемпионатында җиңү яуладылар. Әлеге ярышлар шәһәребезгә берьюлы ике чемпион титулын китерде. 

57 кг га кадәр авырлык үлчәмендә алтын медальне Айдар Фәссахов яулады, ә 75 кг га кадәр авырлык үлчәмендә Павел Сидоров иң яхшысы булды.

Яшь спортчылар да үзләрен ышанычлы күрсәттеләр. 17-18 яшьлек боксчылар арасында Татарстан Республикасы беренчелеге кысаларында Түбән Кама вәкилләре дә пьедесталның иң югары баскычына күтәрелделәр. Финал бәйгеләрендә Артур Хафизов һәм Ярослав Бердников җиңү яулады.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
x^