31 гыйнварда «БАТЫР» физкультура-сәламәтләндерү комплексының урман массивында 80 нче аерым чаңгы батальоны геройлары истәлегенә багышланган VI Ачык чаңгы узышлары кубогы узачак. Тантаналы ачылыш 10:30 да була.
Ярышлар ачык. Ярышларга тиешле әзерлек һәм медицина мөмкинлеге булган егетләр, кызлар, юниорлар, юниоркалар, ир-атлар, хатын-кызлар катнаша ала. Ярышлар яшь категорияләре буенча узачак. Конкурс нигезләмәсе белән тулырак сылтама буенча танышырга була.

