6 һәм 7 декабрьдә Чистайда «КЭС-БАСКЕТ» мәктәп баскетбол лигасы чемпионатының дивизион этабы узды. Түбән Кама районыннан муниципаль этапта җиңүчеләр – 29 нчы мәктәп егетләре һәм 22 нче гимназия кызлары чыгыш ясады.
Паркетта Татарстанның тугыз районыннан иң көчле мәктәп коллективлары ярышты. Киеренке көрәш нәтиҗәләре буенча Түбән Кама егетләре командасы икенче урынны алды!
22 нче гимназия кызлары командасы да лаеклы көрәште, ләкин аларга лидерлар өчлегенә кадәр аз гына җитмәде.

